Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә 360 бала беренче сыйныфка бара

Бүген 1 сентябрь – Белем көнендә Зәй районының барлык мәктәпләрендә яңа уку елының беренче кыңгыраулары чыңлый.

Быел район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга 360 бала килә. Алар барысы да районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә башлангыч белем алу этабын узган, мәктәпкә әзерлеклеләр.

Бүген беренчеләр катнашында тантаналы линейкалар районның һәр белем йортында үтә. Аларда район хакимиятеннән вәкилләр катнаша.


Нет комментариев