Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә 105 укучы БДИ тапшыруга гаризалар биргән

1 февральдә БДИ тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамлана.

Зәй районы мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, инде унберенчене тәмамлаучы 105 яшь зәйле гаризалар тапшырган. 

Атна ахырына кадәр 2025 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамланачак. 1 февраль — сайлау буенча предметларны билгеләргә һәм документлар алып килергә мөмкин булган соңгы көн. Зәйдә инде 105 унберенче сыйныф укучысы сайлау буенча предметларны билгеләп гаризалар тапшырган.

2025 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (21 марттан 21 апрельгә кадәр), төп вакытында (23 майдан 23 июньгә кадәр) һәм өстәмә вакытта (4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев