Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй үзәк китапханәсендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

Халыкара гаилә көне уңаеннан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дип исемләнгән мәгълүмати-күңел ачу программасы узды.

Китапханәчеләр укучыларга гаилә традицияләре, йолалары, бәйрәмнәре, бергәләп уку, гаилә ялын оештыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Чара барышында укучылар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр.

Очрашуда җирле шагыйрә, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фәния апа Әгъзамова катнашып, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде, үзе язган шигырьләрен укыды.

Чарага «Ныклы гаилә – ил терәге» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаилә традицияләре, көнкүреше, гаилә бәйрәмнәре турында китаплар тәкъдим ителде.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев