Зәй укучылары белән интернетта мәгълүмат куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Зәйнең 5нче мәктәбенең V сыйныф укучылары белән «Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларны цифрлы дөнья куркынычлары белән таныштыру, онлайн-куркынычлардан үзеңне саклау инструментларына һәм интернетта үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтү максатыннан «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» уенын үткәрделәр.
«Бүген балигъ булмаганнар арасында кибербуллинг очраклары ешайды, бу эзәрлекләү, хәбәрләр яки фотолар кулланып куркыту. Мондый хәлдә калган балалар бәладән үзләре генә чыга алмыйлар. Безнең бурыч — куркынычны вакытында танырга өйрәтү», — ди үзәк психологы Марина Кицнак.
Чара балаларга интернетта көткән барлык куркынычларны күрергә мөмкинлек биреп, бирем карталары мәгълүмати куркынычсызлык һәм интернет-тәртипнең төп проблемаларына кагылды. Уен формасында алынган белем балаларга интернет челтәрендә булган күңелсез хәлләрдән һәм нәтиҗәләрдән качарга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев