Зәй укучылары ана телен яхшы белә
12 мартта рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасы финалы узды. Анда IV-XI сыйныф укучылары катнашты. Зәй укучылары фән бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Анна Кондратьева, 4нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Риана Фәртдинова, 2нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары Камилә Солтанова һәм Ралина Шәрәпова призерлар булдылар.
Укучыларның педагоглары Лениза Хәйретдинова (1нче мәктәп), Венера Мөхәмәтшина (4нче мәктәп), Раушания Забурдаева (2нче мәктәп).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев