Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары «Ә таңнар монда тыныч» повестен сәхнәләштерде

Үзәк китапханәдә рус язучысы Борис Васильевның 100 еллыгына багышланган әдәби конференция узды.

4нче мәктәпнең 8 «Б» һәм 10нчы сыйныф укучылары белән бергәләп язучының «Таңнар монда тыныч » («А зори здесь тихие») повесте хакында сөйләштеләр. Укучылар танылган совет язучысының тормышы, иҗат юлы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Малай-кызлар  сәхнәләштереп күрсәткән өзекне һәркем тын калып карады. Сугыш дигәндә ир-егетләрне күз алдына китерергә күнеккәнбез, ә монда автор тарафыннан тәкъдим ителгән төп геройлар — кызлар, хатын-кызлар. Яшь кызларның коточкыч яуда катнашуы дәһшәтле сугышның барлык ачысын чагылдырды. Аларның һәркайсының үз тарихы, холкы бар.

Укучыларны патриотик рухта тәрбияләгәне өчен сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде. 
 

Конференция повестьтә булган «А зори здесь тихие-тихие» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев