Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә укучылар белән зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр

Чара ахырында укучылар безнең сәламәтлегебезнең үз кулларыбызда булуы, бары тик сәламәт яшәү рәвешен сайларга, начар гадәтләргә бирелмәскә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

13 апрельдә Зәй үзәк китапханәсе китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова 4нче мәктәпнең VI «А» сыйныф укучылары белән «Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында «Ах, бу зарарлы гадәтләр» танып белү-уен программасы үткәрде.

Чара барышында балалар тәмәке тартуның, алкоголь һәм наркотиклар куллануның кеше сәламәтлегенә зыянлы нәтиҗәләре һәм бу зарарлы гадәтләр белән көрәш турында белделәр.

«Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш һәм шуңа күрә кечкенәдән үк дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Укучылар уеннарда кызыксынып катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында сорауларга җавап бирделәр, зарарлы гадәтләрне атадылар һәм уен формасында аларның кеше сәламәтлегенә һәм тормышына ничек зарарлы йогынты ясавы турында сөйләштеләр. Шулай ук шигырьләр яздылар, табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Чара ахырында безнең сәламәтлегебезнең үз кулларыбызда булуы, бары тик сәламәт яшәү рәвешен сайларга, начар гадәтләргә бирелмәскә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев