Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукай әкиятләрен укыдылар

Зәй туган якны өйрәнү музеенда “Йөрәгемдә Тукай» дип исемләнгән 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен әкиятләр уку кичәсе үтте.

Чара «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. 

Музей хезмәткәре балаларга Габдулла Тукайның авыр балачагы, әти-әнисен иртә югалтуы, барлык авырлыкларга карамастан, игелекле һәм талантлы шагыйрь булып үсүе турында сөйләделәр. Балалар Тукайның балаларны бик яратуын, алар өчен яхшылыкка, дуслыкка һәм намуслылыкка өйрәтүче шигырьләр һәм әкиятләр иҗат итүен белделәр.

Аннары сүз әдипнең иң танылган әкиятләренә — «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм Сарык» әкиятләренә күчте. Балалар игътибар белән тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә очрашуның төп геройлары булдылар. Берничә укучы алып баручыга ярдәм итәргә теләк белдерде һәм шунда ук бөтен сыйныф алдында яраткан әкиятләрен сөйләделәр. 

Ахырда беренче сыйныф укучылары Габдулла Тукай портреты янында фотога төштеләр һәм аның китапларын кулларына ешрак алырга вәгъдә иттеләр.

фотолар музейдан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев