Зәй политехник колледжында студентлар белән тормыш һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Бүген Зәй политехник колледжында XXI төбәк «Раштуа укулары» узды.
Аның кысаларында икенче курс студентлары катнашында «Православие һәм белем, тәрбия» дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» узды.
Чарада Зәй округы благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, Зәй благочиниясе вәкиле Лидия Ларионова катнашып, студентлар каршында чыгыш ясадылар.
Тема буенча студентлар докладлар әзерләгәннәр иде. «Түгәрәк өстәл» кысаларында рухи-әхлакый тәрбия һәм мәгариф, тормыш һәм гаилә кыйммәтләре, яшьләр белән эшләү үзенчәлекләре, җәмәгать тормышының төрле өлкәләрендә чиркәү һәм дәүләтнең үзара эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды.
Людмила Иванова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев