Зәй политехник колледжында 171 беренче курс студенты өчен бәйрәм тантансы үтте
Зәебездә бердәнбер һөнәри белем бирү йорты булган политехник колледжда да бүген беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка үтте. Агымдагы уку елында колледжга 538 студент килде, шуларның 171е беренче курска укырга керүчеләр.
Уку йортында бүгенге көндә барлыгы 9 төрле белгечлек алу мөмкинлеге бар. Шулар арасыннан агымдагы уку елында өр-яңа белгечлекне хокук саклау эшчәнлеге буенча ала башларга мөмкин булды. Алар 26 яшь кеше.
— Без Зәй политехник колледжын сайлаган яшьләребезне бүген чын күңелдән котлыйбыз. Чөнки биредә нәкъ менә бүгенге көндә сорау зур булган белгечлекләр буенча әзерлиләр. Сез уку йортын тәмамлауга һичшиксез үзегез теләгән җитештерү предприятиесенә эшкә урнаша алачаксыз. Бүген предприятиеләргә эшче куллар кирәк. Шәһәребезнең ГРЭС, «Аккурайд уилз Руссия» заводы, шикәр кайнату заводы башка предприятиеләребез хезмәткә тырыш яшь кешеләрне көтә. Колледжның педагогик коллективына да тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Биредә яшь белгечләр әзерләү белән беррәттән элек-электән патриотик тәрбия юнәлешенә дә зур игътибар бирелә. Хәзерге чорда махсус хәрби операциягә алынган районыбыз егетләренең күпчелеге биредә башлангыч һөнәри белем алганнар. Төрле патриотик чараларда, Бөек Ватан сугышында көрәш кырында ятып калган билгесез солдатларны табуда да колледж студентлары актив эшчәнлек алып бара. Алга таба да шулай булсын, сезнең ныклы белемле белгечләр булуыгызны телибез, — диде Разиф Галиевич үз чыгышында.
Тантаналы линейкада колледж белән тыгыз элемтәдә эшләүче ГРЭС һәм «Зәй шикәре» заводы җитәкчеләре Дмитрий Прохоров һәм Антон Трошин да катнаштылар. Алар яшь белгечләрне үзләрендә көтүләрен әйттеләр.
Уку йорты директоры Сергей Максимов, быел колледжның 44нче уку сезонын ачып җибәрүен белдерде, студентларны киләсе юбилей елына зур фәнни, спорт, мәдәни уңышлар белән килергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев