Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй ГРЭСында укучыларга һөнәр сайларга булышу проекты уңышлы эшли

Быел да Зәйнең ГРЭС предприятиесе, район мәгариф идарәсе, Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә өчъяклы килешү нигезендә, энергоклассларда югары сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри белем бирү дәвам итә. «Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә бер адым» проектының бурычы гади: укучыларга белемнәрнең тормышта ничек эшләвен күрсәтү һәм балаларга булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итү.

Зәй ГРЭСында бу эшне балалар бакчасыннан ук башлыйлар. Ә 2023 елдан бирле эшли торган «Энергокласс» проекты инде реаль нәтиҗәләр бирә: дистәләгән укучы мәктәпне тәмамлаганчы ук электромонтажчы һөнәрен ала.  
Бу көннәрдә энергокласста укучылар  КДЭУда булдылар һәм үзләрен булачак инженерлар ролендә сынап карадылар. 
Быел энергокласста 2, 3, 4, 6 һәм 7нче мәктәпләрдән укучылар белем ала.  Казан дәүләт энергетика университетына экскурсиягә  балалар «Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә бер адым» проекты кысаларында килделәр.
Сәфәрдә 7, 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты. Укытучылар белән бергә укучыларны Зәй ГРЭСЫ хезмәткәрләре персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы  Светлана Кубышкина, персонал буенча белгеч Наталья Бухарова һәм инженер-электроник Александр Клепиков озата йөрделәр.
Җиденче сыйныф укучылары танышуны «ЭлектроСкиллс» мәйданчыгыннан башладылар. Аларга электромонтер һөнәре турында сөйләделәр, инструментларны күрсәттеләр һәм барысын да үз кулларың белән сынап карарга мөмкинлек бирделәр. 
Балалар кримпер стриппердан нәрсә белән аерылганын белделәр, ә истәлеккә тимер чыбыктан кечкенә генә йөрәк ясадылар 
Көн дәвамында укучылар күп нәрсәгә өлгерделәр: балык үрчетү  технологияләре белән таныштылар, уку подстанциясендә булдылар, электр энергетикасы системаларының ничек эшләвен күрделәр, электроавтомобильне һәм пилотсыз эшләнмәләрне сынап карадылар. Программаның тагын бер пункты суны тикшерү буенча мастер-класс булды.
Соңыннан укучылар үз кичерешләре белән уртаклаштылар.
Әмир Җәләлетдинов: 
«Миңа барыннан да бигрәк диңгездә яшәүчеләрнең  төрле төрләрен һәм аларга кагылырга мөмкин булган нәрсәләрне өйрәнү ошады».
Гөлсем Вафина:
"Тормышта электрның ни өчен кирәклеге һәм аны ничек кулланулары турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Мине бу юнәлеш кызыксындырды".
Максим Белов:
"Киләчәк тормышта кирәк булачак бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр белдем. "
Анна Чунькина: 
"Барыннан да бигрәк электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре турында сөйләүләре ошады"
Данила Михиенко: 
«Класс чаралары һәм лекцияләр белән кызыклы  танып белү сәфәре булды"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев