Хокук белеме бәйгесендә Зәйдән призерлар бар
Мәгариф һәм тәрбия

Хокук белеме бәйгесендә Зәйдән призерлар бар

18-21 февральдә Казанда хокук белеме буенча Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабына йомгак ясалды. Анда Зәй мәктәпләре укучылары катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

2нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Маргарита Козлова һәм 6нчы мәктәпнең X сыйныфыннан Аяз Гайсин призерлар булдылар. Аларның укытучылары Валентина Колесова, Оксана Матвеева.


Нет комментариев