Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы
Якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның тагын бер күләмле китабы дөнья күрде. Ул «85 яшьтә дә кайблабыз — милләт гаме» дип атала.
Хатыйп Йосыф улының иҗади эшчәнлектә һаман да армый-талмый хезмәт куюына сокланмый мөмкин түгел. 471 битлек бу яңа китап өстендә дә ул санаулы вакыт эчендә эшләп, аның тиз көннәрдә нәшер ителүенә иреште.
«Әлеге җыентыгымны Казан университетының — 220, биредәге татар филологиясе бүлегенең 80 еллык юбилеена багышлыйм» , - дип яза.
Калын, саллы китап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның Хатыйп Йосыф улына җиткергән рәхмәт сузләре, теләкләре белән башланып китә.
«Сез — татар әдәбияты белеме аксакаллары сафында торучы, гыйльми-педагогик эшчәнлегегездә үз фәнни мәктәбен булдырган абруйлы галим, күпсанлы хезмәтләр авторы, зур хөрмәткә ия мөгаллим», диелә анда.
Китапта галимнең үз фикерләре дә, төрле конференцияләрдәге чыгышлары да, хезмәттәшләре, фикердәшләре язмалары да урын алган. Шулай ук төрле истәлекле мизгелләрдән фотолар да басманы баета.
Хатыйп Миңнегулов безнең «Зәй офыклары» газетасы редакциясенә дә китабын бүләк итте. Шул рәвешле китапханәбез мөхтәрәм якташның тагын бер иҗат җимешенә баеды. Без аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев