Хәтер йөрәкләрдә яши: Зәй музеенда балалар өчен патриотик киносеанс узды
Мәгариф һәм тәрбия

Хәтер йөрәкләрдә яши: Зәй музеенда балалар өчен патриотик киносеанс узды

4 августта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Каенкай» бакчасы балалары «Бала күзләре белән сугыш» киносеансы узды.

Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы кысаларындагы очрашу балаларны патриотик тәрбияләүгә һәм Россия тарихы белән таныштыруга багышланган иде.

“Бүгенге заманда балалар белән Ватан һәм аны саклаучылар турында сөйләшү аеруча мөһим. Очрашу башында без балалардан, солдатлар нинди булырга тиеш, дип сорадык. Җаваплар ихлас күңелдән: «Көчле, акыллы, игелекле һәм баһадирларча» иде. Балалар иң мөһимен беләләр: солдатлар туган җирне дошманнардан саклыйлар”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Батырлык турында ачык итеп сөйләү өчен балаларга 1983 елгы «Солдат әкияте» мультфильмы күрсәтелде. Бу солдат һәм аның гадәти булмаган дусты — коңгыз-мөгезборын турында күңелне нечкәртерлек вакыйга, алар бергә сугышның барлык сынауларын узып, өйләренә кайткан.

Балалар мультфильм карый

Мультфильмны караганнан соң балалар «Хәтер залында» булдылар. Анда алар мультфильм сюжеты белән чагылыш тапкан экспонатларны күрә алдылар: чын корал, кием-салым, орден-медальләр.

Балалар үзләренең тәэсирләрен иҗатларында белдерделәр: музей бакчасында солдат шаблоннарын буядылар, аларга үз детальләрен өстәделәр. Чара "1941-1945 елларда Ватан өчен һәлак булган Зәй уллары һәм кызлары" һәйкәле янында тәмамланды.

Фотолар музейдан.


Нет комментариев