Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

«Үсеш ноктасы»: Кадер мәктәбе заманча атлый

Узган елның сентябрендә Кадер урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылды. Чара «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Үсеш ноктасы» — бердәм юнәлештә алып барылучы һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңача белем бирү киңлеге. Ул өч — информатика, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре өлкәләрендә кулланыла. Заманча технологияләрне өйрәнеп, укучылар үз сәләтләрен үстерәләр, иң кыю фантазияләрен һәм ниятләрен тормышка ашыралар.
Кадер урта мәктәбе цифрлы һәм гуманитар компетенцияләр мәгариф үзәге профиле алды һәм профильле белем бирүне үстерү үзәгенә әверелде.

«Мәктәбебездә мондый үзәкне булдыру белем бирү йортының матди-техник базасын яңарту, педагогларның һөнәри дәрәҗәсен арттыру, укучыларга заманча технологик һәм гуманитар уку күнекмәләрен үстерү, һөнәри юнәлеш бирү буенча өстәмә мөмкинлекләр бирү, шулай ук укучылар һәм аларның ата-аналары арасында инженер һәм техник белгечлекләрне популярлаштырырга, технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча укыту эчтәлеген һәм ысулларын яңартырга мөмкинлек бирә. Ватанпәрвәрлек юнәлешендә дә зур эш алып
барабыз», — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Садыйкова.

Әлеге мәктәптә шулай ук агрокласс эшли. Агроклассның VII-VIII сыйныф укучылары «Үсеш ноктасы» үзәге җиһазларыннан актив кулланып, теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр алалар, үз талантларын үстерәләр.

«Агымдагы уку елында Карина Гыйльфанова „Татарстан фәне һәм яшьләре — киләчәккә адым“ фәнни-гамәли конференциясендә призлы урын алды. Ул „Бәрәңгене бөтен килеш, үсентеләрдән, кабыктан һәм орлыктан үстерү“ темасына эш тәкъдим итте. Аркадий Маракин „Агророверлар“ юнәлеше буенча авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрнең белем бирү учреждениеләре укучылары арасында „АгроНТРИ-2024“ Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреаты булды», — ди Ләйсән Камиловна.

Мәктәп Казан дәүләт аграр университеты һәм Бауман исемендәге Казан ветеринария академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 5 июньдә югары уку йортлары укытучылары Гөлнара Равзиева һәм Сергей Домолазов, «Агрокөч» җәмгыятенең социаль үсеш белән идарә итү буенча баш белгече Гүзәл Фәссахова Кадер мәктәбендә булдылар. Очрашуда мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев мәктәп эскәмиясеннән авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, авыл мәктәпләрендә укучыларны укыту һәм тәрбияләү өчен булдырылган мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев