Укытучы дәрестән башлана
Зәй мәгариф идарәсе яшь педагогларны район мәктәпләренә җәлеп итү, аларның иҗади һәм карьера үсешенә ярдәм итү максатында төрле чаралар оештыра.
Быел да «Яшь педагог мәктәбе» эш планы нигезендә агымдагы уку елы чорына күп эшләр билгеләнгән. Шуларның берсе 10 апрельдә узды. Ул мәгариф оешмаларының яшь педагоглары өчен һөнәри үсешнең актуаль мәсьәләләренә, яшь укытучыларның проблемаларына һәм аларга ярдәм итүгә багышланган «Укытучы дәрестән башлана» темасына гамәли юнәлешле семинар иде.
Семинарда катнашучыларны мәгариф идарәсенең мәгълүмат — методика бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова, 3нче мәктәп директоры Анна Романова, яшь педагоглар советы рәисе Наталья Панова сәламләделәр.
Семинар кысаларында 3нче мәктәпнең яшь педагоглары Елизавета Голованова, Наталья Овчинникова ачык дәресләр бирделәр. 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Алена Романова, «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү яулауга ирешү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм «Мәгариф мохитендә ясалма интеллектны куллану» мастер-классы үткәрде. 3нче мәктәп педагог-психологы Тамара Рыжова «Яшь педагогның һөнәри кыенлыклары һәм аларны хәл итү юллары» темасына психологик тренинг үткәрде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча педагоглар семинарда катнашучылар сертификатлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев