Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Гөлнара Шиһабетдинова: «Укытучы булырга хыялландым»

Укучыларын туган телне яратырга, гореф-гадәтләребезне сакларга, төгәл итеп үз фикерләрен җиткерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтүче, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә тырышучы, уңышларына чын күңелдән шатланучы һәм алар белән горурланучы укытучыларның берсе — Түбән Биш мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары — Гөлнара Шиһабетдинова.

Ике дистә елдан артык укучыларын туган тел серләренә төшендерүче Гөлнара Рифовна һәрвакыт эзләнүдә. Ул дәресләрендә телгә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү максатында төрле алымнар куллана. Укучыларны татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, милли уеннары, көнкүреше һәм тел үзенчәлекләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Әлбәттә, тырышлык уңай нәтиҗәләр бирә. Аның укучылары мәктәп, район дәрәҗәсендә үткәрелүче төрле чараларда актив катнашып, уңышларга ирешә.

Гөлнара Рифовна 1998 елда Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Түбән Биш мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта.

«Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Әлеге һөнәрне сайлап, ялгышмадым. 25 ел Түбән Биш мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Төп максатым — укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыбыз тарихына, мәдәниятенә, бөек шәхесләребезгә карата ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту», — ди Гөлнара Рифовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев