Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Укучыларының милли үзаңын үстерүгә көч куя

Нурзилә Галиуллина туган авылы Югары Мәлемдә мәктәп тәмамлагач, Чаллы педагогика көллиятендә башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген ала. 2001 елда ул туган авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайта. Аннан татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлый.

Нурзилә Ярулловна балаларда ана теленә мәхәббәт уята белә. Ул укыткан укучылар арасында Илгизә Галиуллина, Нәфисә Шәфигуллина берничә ел рәттән республика фән олимпиадасында призер булып танылдылар. Нәфисә Шәфигуллина белән район башлыгы грантына ия булдылар. Укытучы балаларның милли үзаңын үстерүгә зур көч куя. Ул төрле чаралар, квест, КВН кебек бәйгеләр үткәрә. Төрле конференцияләрдә укучылары белән актив катнаша. Ул укучыларында үзенең фәненә мәхәббәт тәрбияли, укучыларны туган җиренең чын патриоты итү өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев