Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Укучыларга җәйге чорда саклык турында искәрттеләр

16нчы майда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шәһәрнең 4нче мәктәбе 6 А сыйныфы укучылары катнашындагы чираттагы “Кеше. Канун. Чынбарлык.” клубы дәресе үтте.

Бу юлы ул кеше тормышына куркыныч янаганда ничек үз-үзеңне саклау кирәклеге темасына сөйләштеләр.

Китапханәче Зөлфия Гыйльманова балаларга җәйге чорда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, сулыкларга үзеңне ничек тоту кирәклеген искәртте. Шулай ук җанлы әңгәмә барышында агрессив этләрдән саклану, теракт куркынычы янау темасы да читтә калмады. Кеше сәламәтлегенә бәйле рәвештә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да киңәшләр тәкъдим ителде. Балалар бер-берсенә гадәттән тыш хәлләрдә коткару күнекмәләрен дә барладылар. Әлеге темаларга мәкальләр әйтештеләр.

фото үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев