Укучылар һәм педагоглар Зәйдә фәнни эшләр яклады (фоторепортаж)
Бүген Зәй шәһәренең 4нче мәктәбендә «Горизонты поиска и достижений » II республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы белән уздырылучы конференциядә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 150дән артык эш каралды.
«Горизонты поиска и достижений» конференциясе 4нче мәктәптә инде унбиш ел дәвамында уздырыла. Шуның унөч елын ул төбәк конференциясе буларак үткәрелсә, соңгы ике елда республика статусын алды. Ул Алабуга педагогия югары уку йорты белән берлектә үткәрелә. Биредә укучылар эшләре экология, валеология, математика-техник иҗат, филология, биология-химия, туган як тарихын өйрәнү, җәмгыять белеме-социология секцияләренә бүленеп тыңланды.
Быел исә педагогларга да үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, төрле фәннәр буенча белем бирү методикаларын күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Методик семинар «Мәгарифтә инновацон эшчәнлек: киләчәккә караш» исеме астында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев