Уен аша татар телен өйрәнәбез
9 апрельдә Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә инновацион технологияләр» дигән темага муниципаль семинар узды.
Семинарда сүз «Акыллы уеннар» проекты программасы турында барды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу яңа уеннар шәһәребезнең бары тик өч кенә балалар бакчасында бар әлегә. Бу проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең, туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләсе комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге уеннар балаларга татар телен өйрәтүгә, аларның фикерләү сәләте үсешенә юнәлтелсә, педагогларның да сүзлек запасын шактый тулыландырырга ярдәм итә. Акыл үсешен һәм хәтерне яхшырта.
«Без, тәрбиячеләр, бакчабызда бу программаны ничек тормышка ашыруыбыз турында сөйләп, килгән кунакларны аның белән таныштырдык. Семинарда балаларның сәламләүләре кунаклар күңеленә аеруча да хуш килде. Уеннар күп һәм кызыклы. Тәрбияче бер уенны алып, шул уен турында җентекләп сөйләде. Ә балалар парларга бүленеп схема төзеде,-ди бакча мөдире Алинә Гончарова.
Семинарга килгән һәр тәрбияче сертификатка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев