Төгәл фәннәр укытучысы
Төгәл фәннәр укытучыларын гадәттә кырыс холыклы кешеләр буларак сыйфатлыйлар. Ә менә Фәнәвия Сөләйман кызы Нуруллинага бу билгеләмә бер дә туры килми. Хезмәт юлын физика-информатика фәннәрен укытуга багышласа да, ул - һәрчак елмаюлы йөзле, балалар белән дәрестә тыш чараларда да актив эшләүче педагог.
Фәнәвия Нуруллина, физика–информатика фәннәрен 30 ел шәһәрнең политехник колледжында укыта, ә соңгы 15 елда Поручик мәктәбендә эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, ул шәкертләренең фән нигезләрен төпле үзләштерүенә ирешә, аларның төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләрен сынауларына ярдәм итә. Аның дәресләрендә укучылар фәнне үзләштерүдән тыш мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, техник эшләргә дә өйрәнәләр.
Фәнәвия Сөләймановна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2003 ел), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2006 ел) белән бүләкләнгән.
Педагог өчен аеруча куанычлысы - аның укучылары арасында һөнәри юлын физикага багышлап, республиканың югары уку йортларында белем алучылар бар. Алар - Фәнәвия Сөләймановнаның горурлыгы.
«Хезмәтен педагогика белән бәйләгән һәр һөнәр иясе кебек үк, минем өчен дә укучыларымның уңышлары - хезмәтемә иң зур бәя», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев