Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан укучылар Зәйгә «Тукай укулары»на җыелды
6нчы мәктәптә “Тукай укулары” масштаблы фәнни-гамәли конференциясе уналтынчы мәртәбә үтте.
"Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясе Татарстанның көнчыгышындагы яшь талантлар өчен төп мәйданчыкларның берсе статусын тагын бер кат раслады. Яшь талантлар филология, гуманитар фәннәр өлкәсендәге проектларын тәкъдим иттеләр.
Быел конференциядә Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Түбән Кама һәм башка районнардан укучылар килде.

Конференциягә барлыгы 94 фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителгән, шуларның 80ен катгый жюри “Тукай укулары”на сайлап алган.
Быелгы "Тукай укулары" истәлекле дата — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Бу тема күп чыгышларда кызыл җеп булып сузылып барды һәм конференциягә үзенчәлекле, мәгърифәтчелек төсмере бирде.

Чараны ачу тантанасында 6нчы мәктәп директоры Ләйсән Камалиева кунакларны сәламләп, конференциянең мөһим миссиясен - укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итүен, шулай ук аларны җитди тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итүне билгеләп үтте.

Укучылар үз хезмәтләрен өч секциядә - «Филология», «Гуманитар белемнәр» һәм «Фәнгә беренче адымнар»да якладылар. Соңгы секция, гадәттәгечә, иң яшь тикшеренүчеләрне җыйды, алар өчен конференциядә катнашу проект эшчәнлегенә беренче җитди адым булды.
Катнашучыларның эшләренә КФУның Яр Чаллы институты, ТИСБИ идарә университетының Яр Чаллы филиалы, Түбән Кама химия-технология институты экспертлары, шулай ук Зәй оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бәя бирде.

Проектларны яклау вакытында аудиторияләрдә дулкынлану атмосферасы хөкем сөрде. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, балалар экспертларны эшләрен тирәнтен тикшеренү белән генә түгел, ә темаларны сайлауда кыюлык белән дә таң калдырдылар. Конференция тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы дипломнар алдылар.
Укучылар үз тикшеренүләрен яклаган арада, башка шәһәрләрдән килгән педагоглар өчен аерым белем бирү программасы оештырылды. Заманча педагогика һәм тәрбиянең актуаль темаларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды, анда укытучылар тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклаша алдылар.
Зәйдәге "Тукай укулары" яшь буын арасында туган телгә, мәдәнияткә һәм фәнгә кызыксынуның сүнмәвен, елдан-ел ныгуын тагын бер кат исбатлады.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев