Зәйнең үзәк китапханәсендә туган тел көненә багышлап политехник колледж студентлары өчен дә чара уздырылды.
Анда студентларга китапханәче борынгы заманда кешеләрнең үзара ничек аралашу тарихы турында сөйләде. Язма аралашу барлыкка килү буенча да кызыклы мәгълүмат җиткерелде.
Моннан тыш, студентлар телне белү буенча викторина уенында катнаштылар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.
Нет комментариев