Рус телле мәктәпләрдә татар телен яхшы белүчеләр ачыкланды
Зәй районы мәгариф идарәсе республика фән олимпиадаларының татар теле буенча бәйге йомгаклары билгеле булуы турында хәбәр итә.
10 мартта Казанның “Дуслык” олимпиадалар үзәгендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучыларның татар теле буенча белемнәре сыналды. Анда районнан муниципаль тур җиңүчеләре катнашты. Нәтиҗәдә 7нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Татьяна Ефимова, 2нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Сәлимә Попова призер булдылар. Укучы кызларның педагоглары Әлфия Петрова (7нче мәктәп), Раушания Забурдаева (2нче мәктәп).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев