Регина Камалова: “Һәр баланың кызыклы, файдалы, имин җәй үткәрүе мөһим”
Җәй – мәктәп укучыларының ял чоры. Бу вакытта аларның көнкүрешен мавыктыргыч, сәламәт, кызыклы итү өчен районда комплекслы төстә төрле чаралар, файдалы шөгыльләр, балалар ял лагерьлары, мәшгульлек оештырыла. Быел да җәйге чорда һәр баланы кызыклы, файдалы ял белән колачлау хәл ителгән, бу турыда әңгәмәбез район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова белән.
- Регина Николаевна, әңгәбезне шәһәр читендәге ял лагерьлары эшчәнлегеннән, аларда ял итәчәк Зәй балаларын колачлаудан башлыйк әле.
- Балалар ялын сыйфатлы итеп оештыру Зәй муниципаль районында һәрчак көн үзәгендәге мәсьәлә. Быел да без алдан ук балалар ялын оештыру планын төзедек, алар белән эшләячәк белгечләр махсус укулар үтте, һәртөрле куркынычсызлык чараларын барлау алдан ук башкарылды, балалар, әти-әниләр белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшенде. Чөнки бала иминлеге бик мөһим. 2026 ел җәендә балаларны һәм яшүсмерләрне шәһәр янындагы 3 балалар-сәламәтләндерү лагере 4 сменада кабул итә. “Йолдызлык” муниципаль лагеры тулысы белән диярлек Зәй районы балаларын кабул итә. Биредә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 450 балигъ булмаган бала өчен ял оештырылачак, шулардан муниципаль һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең 160 баласы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 30 бала, башка оешмаларда эшләүчеләрнең 20 баласы колачланды. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук катнашкан гражданнар гаиләләреннән 210 бала “Йолдызлык”та ял итәчәк. Моннан тыш, без иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар, өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче укучылар, спорт әзерлеге узучы балалар, шулай ук башка шәһәр, районнардан да балаларны ял итүгә кабул итәбез. “Йолдызлык” лагеры территориясендә патриотик тәрбия кысаларында 23-29 июньдә һәм 17-23 июльдә 30 яшүсмер өчен палаткалы лагерь оештырыла. Ә “Татнефть” җәмгыятенең “Факел” балаларны савыктыру лагеренда 13 яшьтән 15 яшькә кадәрге 920 яшүсмер өчен җәйге сменалар узачак, шул исәптән 116 бала, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән, тагын 10 бала ата-аналары бюджет оешмаларында эшләүчеләрнеке. “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге коммерцияле булмаган спорт учреждениесе быелгы җәйдә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге 920 баланы һәм яшүсмерне колачлый, шул исәптән 12 бала махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән.
- Әле бит мәктәп яны лагерьдары да эшләячәк.
- Әйе, шәһәр читендәге лагерьлар яшьләр эшләре идарәсе оештыруында булса, мәктәп яны лагерьларында мәшгульлекне мәгариф идарәсе контрольдә тота. 2026 елда балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләнүен, мәшгульлеген оештыру өчен тиешле шартлар тудыру максатларында, Зәй муниципаль районы Уставының 45 маддәсенә таянып, балалар ялын мәктәп яны лагерьларенда оештыру июнь аена тәгаенланган. Көндезге 6 мәктәп яны лагеренда 780 бала ял итәчәк. Бу 21 көнгә исәпләнә. Моннан тыш, 18 көнгә исәпләнгән 370 баланы үз эченә алган 22 хезмәт һәм ял лагере эшли. Соңгысында балалар мәктәп бакчаларында эшли дә, төрле актив күңел ачу чараларында да катнаша.
- Яшүсмерләрне җәйге чорда үзмәшгуль итеп, акча эшләү мөмкинлеге дә районыбызда актив кулланыла бит…
- Бу мәсьәләне дә без алдан ук планга керттек. Быелгы җәйдә дә Зәй районы яшүсмерләре район мәшгульлек үзәге аша “Работа в России” порталында теркәлеп шәһәрнең төрле предприятиеләрендә, оешмаларында эшлиләр. Җәй дәвамында мәшгульлек үзәге аша 200 яшүсмерне эшле итү планлаштырыла. Инде менә 1 июньнән 105е эшли башладылар. Күпчелек яшьләр үзәге аша төрле эшләр башкаручылар булып эшли, алар - 78 яшүсмер. Шулай ук ГРЭСка урнашучылар да шактый, анда хәзерге вакытта 22 яшь кеше эшкә кереште. “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгенә 3 яшүсмер төрле эшләр башкаручы булып эшкә алынды. Тагын ике кеше “Уймак кыз” балалар бакчасына эшкә урнашты. Алдагы айларда да без яшүсмерләрне эшкә урнаштыруны оештырачакбыз. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырганда без беренче чиратта гаилә хәленә карыйбыз, чөнки социаль авыр хәлдә булган гаиләләр өчен яшүсмернең җәйге чорда хезмәт хакы алуы зур файда, бер үк вакытта ул хезмәт тәрбиясе дә булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев