Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңлады

Бүген илебез мәктәпләрендә “Соңгы кыңгыраулар” тантаналары үтте. Зәй районы белем бирү йортларында да әлеге шатлыклы да, моңсу да мизгелләр тарихның тагын бер бите буларак язылды.

Быел Зәй район мәктәпләрендә унберенче сыйныфны 127, тугызынчыны 539 укучы тәмамлый. Алар өчен бүген истәлекле көн булды.  Зәй муниципаль районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» тантаналы чараларында  район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәм кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең потенциалын тормышка ашыруларын, энергия һәм талант туган республикабыз һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен өчен тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр. 
Шәһәрнең 3нче мәктәбендәге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, “Татэергосбыт” җәмгыяте җитәкчесе  Николай Фетодкин һәм мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Валиәхмәтова  катнаштылар.


 - Соңгы кыңгырау - барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч бәйрәм. Чыгарылыш сыйныф укучыларына да,  ата- аналарга да ул тормышның мөһим бер этабы тәмамлануын искәртә. Алда балаларны туган йорттан олы юлга озату, укытып, кеше итү мәшәкатьләре, тагын да зуррак җаваплылык, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү тора. Әти-әниләргә  сабырлык һәм сәламәтлек, балаларыгыз өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичерердәй мизгелләрнең күбрәк булуын телим. Укытучыларга бәһасез хезмәтләре өчен зур рәхмәт! Укучыларыгыз күңеленә салган төпле белем - киләчәк уңышларның һәм казанышларның нигезе ул. Ә мәктәпне тәмамлап чыгып китүчеләргә районыбыз һәм Татарстан Республикасының киләчәге нәкъ менә сездән торуын онытмагызны сорыйм. Күңелегезгә ошаган һөнәр үзләштереп, үз эшегезнең чын остасы булып, туган якларга әйләнеп кайтыгыз. Шуны беркайчан да онытмагыз: сезне биредә һәрвакыт көтәләр. Бәйрәм белән! Хәерле ак юллар сезгә! – диде район башкарма комитеты җитәкчесе.


Зәйнең өченче мәктәбен быел 52 тугызынчы, 17 унберенче укучысы тәмамлый. Унберенчеләр арасыннан бишесе медальләргә дәгъва тота. Никита Денисов, Амалия Сатторова, Эльвина Пирогова - алтын, Лина Минһаҗева, Дана Решетова – көмеш медальләргә мәктәпне тәмамларга исәп тота. Алар барысы да алга таба югары уку йортларына укырга керергә планлаштыралар.  
Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен беренче укытучылары Нина Суворова һәм сыйныф җитәкчесе Галина Енисеева чыгышлары аеруча дулкынландыргыч булды. 
Ә укучылар арасыннан үз кичерешләре белән уртаклашкан Андрей Политов мәктәп елларының, педагогларның гомер буе күңел түрендә сакланачагын белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев