Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Кадер бакчасында тәрбияләнүче балалар маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды

Кадер авылының «Кояшкай» бакчасында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

Тәрбиячеләр төрле алымнар кулланып, балаларда көчле, кыю булу, үз Ватаныңны ярату һәм яклау кебек сыйфатлар тәрбиялиләр.

Бу көннәрдә балалар Кадер мәдәният йортына җиңүгә зур өлеш кертүче маскировка челтәре үрүче апалар янына концерт программасы белән барды. Балалар аларның эшләрен күзәтеп кенә калмадылар, бу авыр, әмма бик тә мөһим булган эштә үзләре дә катнаштылар.

Шулай ук бу көннәрдә бакчада тагын бер кызыклы чара узды: балалар белән очрашуга мәктәп директоры Рәйсә Исламова Кадер мәктәбенең физкультура укытучысы Әлфәт Биккининны чакырды. Очрашуга Әлфәт Галимҗанович солдат формасыннан килде.

Балаларның аны хәрби киемнән күргәч, кызыксынуларының чиге юк иде. Әлфәт абыйлары балаларга хәрби хезмәт, солдат формасы, батырлык турында алар аңлаешлы итеп сөйләде. Балалар аннан армия тормышы турында күп мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

“Балаларны солдатларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, ничә минут эчендә киенергә тиешлекләре һәм башка күп нәрсәләр кызыксындырды. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте”, - ди тәрбияче Гөлназ Закирова.

фотолар бакчадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев