Юл кагыйдәләрен өйрәнүдә автошәһәрчекләр ярдәмгә килә
Зәйдә балалар бакчаларында сабыйлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен мобиль автошәһәрчекләр ярдәмендә өйрәнәләр.
Балаларга автошәһәрчекләрдә юлларда килеп туучы хәлләрне гәүдәләндереп, аларда зыян күрмәүнең мөһимлеген аңлаталар, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өндиләр. Кечкенә җәяүлеләр кайсы юл билгесенең нәрсә аңлатуын, кайсы урыннан куркынычсыз төстә юл аркылы чыгарга мөмкин булуын өйрәнәләр. Светофорның төсләренә игътибарлы булу кирәклеге дә автошәһәрчектәге гамәли дәресләр белән яхшылап төшендерелә.
Автошәһәрчекләр бакчаларда юл хәрәкәтенә кагылышлы спектакльләр әзерләгәндә, куйганда да актив кулланыла. Алар ата-аналарга, башка бакча балаларына, мәктәп укучыларына да тәкъдим ителә.
Мондый гамәли шөгыльләр балаларга кагыйдәләрне теоретик яктан өйрәнеп, гамәлдә куллану күнекмәләре бирә. Балалар кече яшьтән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төшенеп үсә.
Елена Минһаҗева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев