Югары Мәлем мәктәбе укучыларына махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар турында сөйләделәр
Әлеге мәктәп укучылары ватанпәрвәр булуы белән аерылып торалар: махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясыйлар, авылда маскировка челтәрләре үрүчеләргә ярдәм итәләр.
1 декабрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Югары Мәлем мәктәбе укучылары өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән лекция үткәрделәр.
Чара барышында балаларга махсус хәрби операция, илебезнең күп еллар дәвамында нацизмга каршы көрәшүе турында сөйләделәр, мобилизация буенча ил сагына басучыларны Зәйдән озату видеосюжетын күрсәттеләр.
«Чара ахырында махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдык. Әлеге чара укучыларның күңеленә нык тәэсир итте. Чөнки алар чын каһарманлык үрнәге белән таныштылар, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең кыюлыгына, батырлыгына сокланып утырдылар», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев