Иң яхшы татар телчесе
Халидә Хәлиуллина Зәйнең 3нче мәктәбендә 34 ел татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.
1987 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган, белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы — 36 ел. 15 ел район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшли.
Халидә Әхәтовна үзенең төрле дәрәҗәдәге эш тәҗрибәсен гомумиләштерә: семинарларда, конференцияләрдә катнаша, сәләтле балалар белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия. Аның укучылары төрле конференцияләрдә актив катнашалар һәм муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә призерлар һәм җиңүчеләр булып торалар.
Халидә Хәлиуллина — «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проектының иң яхшы укытучылар бәйгесе җиңүчесе. 2011 елда «Безнең иң яхшы укытучы» республика грантына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев