Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

“Ялта-Зәй”дә балаларның шатлыклы авазлары

Кичә Зәй районында урнашкан «Ялта-Зай» балалар сәламәтләндерү-ял лагерында беренче смена ачылды. Быел балалар лагерьларында төп тематика Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстандагы Фәнни-технологик үсеш елына багышлана.

 2 июньдә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә җәйге чорда  балалар ялын оештыру буенча унберенче сезон ачылды. Аны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, “Челтәр компаниясе” АҖнең Түбән Кама филиалы директоры Алмаз Галимов һәм Әлмәт филиалы җитәкчесе Сергей Огурцов катнаштылар.    
Беренче сменага 309 бала килде. Аларның 30ы – талантлар университетыннан, 75е- чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр, 204е- челтәр компаниясендә эшләүчеләрнең балалары. 
Гомумән лагерь 4 сменада эшләячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев