Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә

Педагоглар һәм остазлар елы уңаеннан озак еллар һөнәренә тугрылыклы булып, укучылары, хезмәттәшләре, ата-аналар хөрмәтен яулаган укытучылар турында язмалар бирүне дәвам итәбез.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә

Флүзә Хәсәнова — инглиз теле укытучысы. Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә эшли башлый һәм инде 36 ел биредә хезмәт куя. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аның укучылары арасында республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында инглиз теле белән бәйле факультетларда һәм белгечлекләрдә белем алучылар бар.

Флүзә Хәтмулловна дәресләрендә укучылар инглиз телен өйрәнүдән тыш, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, иҗади эшләргә өйрәнәләр. Укытучы балаларны гадәти булмаган фикерләүгә этәрә, эшчәнлекләрен иҗади юнәлешкә юнәлтергә тырыша. Укучыларда фәнгә карата кызыксынуны арттыру максатыннан ел саен кызыклы биремнәр, алымнар ярдәмендә инглиз теле атналыклары үткәрә. Укытучы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә, максатына ирешер өчен ул укучыларын Шекспир сонеталарын һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен инглиз телендә дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга, инглиз телендә тамашаларда катнашырга, җырлар башкарырга өйрәтә. Әлеге иҗади конкурсларда аның укучылары призлы урыннар яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев