Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Һөнәр сайлау өчен өч яклы килешү

Яшь буынны кече яшьтән һөнәрләр турында белемле итү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Энергетиклар шәһәре булган Зәйдә ГРЭС предприятиесенә яшь белгечләрне балачактан әзерләүгә зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә биредә тагын бер үзенчәлекле проект старт алды. ГРЭС директоры Дмиртрий Прохоров, «Күкчәчәк» балалар бакчасы мөдире Елена Недошивина һәм 7нче мәктәп директоры Игорь Биканов профориентация буенча өч яклы килешүгә кул куйдылар. 

«Мәгариф һәм һөнәри юнәлеш кече яшьтән бала өчен бәйләнештә булырга тиеш дип саныйм. Шуңа да без предприятиедә бик рәхәтләнеп балаларны энергетика тармагы турында файдалы белемнәргә өйрәтүгә алынабыз. Менә 13 февральдә ГРЭС, 7 нче урта мәктәп һәм «Күкчәчәк» балалар бакчасы арасында өч яклы килешү имзаланды. Килешүнең максаты — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм укучыларга энергетика өлкәсе турында сөйләү һәм шул рәвешле булачак һөнәрне билгеләргә ярдәм итү», — ди Дмитрий Прохоров. 

Шул ук көнне «Күкчәчәк» балалар бакчасында беренче дәрес тә узды. Анда электр цехы мастеры Александр Клепиков балаларга электр нигезләре һәм энергетика предприятиеләре эше турында сөйләде. 

«Балалар электр энергиясенең ничек эшләп чыгарылуын бик кызыксыну белән тыңладылар. Бу һөнәргә игътибар күп балаларда беренче дәрестән соң ук туды. Уртак проектыбызның нәтиҗәле буласына шик юк. Иртә профориентация балаларга әйләнә-тирә дөнья турында һөнәрләр һәм белемнәр төрлелеге белән танышырга һәм киләчәктә аңлы һөнәр сайларга ярдәм итә», — дип сөйләде Елена Недошивина. 

Дәрес барышында балалар электр тогы эшен махсус макетта күзәттеләр. Соңыннан предприятиедән корпоратив бүләкләр дә алдылар. 

Ә 7нче мәктәптә исә энергетика буенча профориентация дәресләре үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев