Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

ГРЭСта практика үтүче студентлар өчен квест оештырылды

24 апрельдә Зәй ГРЭСында практика үтүче политехник көллият студентлары өчен «Уңышка эшлибез» дигән производство квесты үтте.

Квестта катнашучыларны станция директоры Дмитрий Прохоров сәламләп, ГРЭСта эшләү перспективалары һәм киләчәктә карьера үсеше турында сөйләде, студентларга практиканы нәтиҗәле узуларын теләде.

Аннан практикантлар ике командага бүленеп, квестның кагыйдәләре белән таныштылар. Һәр команданың капитаннары итеп станция хезмәткәрләре куелды. Шулай ук әлеге квестның төп юл күрсәткече булып ГРЭСта ел символы булган электрон-остаз торды.

Барлык командаларга да үз маршруты буенча биремнәр үтәргә кирәк булды. Квестта катнашучыларга шәхси саклану чараларын үзләрендә сынап карау, пневматик винтовкадан ату буенча снайпер сәләтләрен күрсәтү һәм өйрәнү стендларында тәҗрибәләрдә катнашу бурычы куелды. Станция музеенда ГРЭС тарихы белән бәйле сорауларга интерактив җиһазлар ярдәмендә җавап табарга кирәк иде. Квестның иң күңелле этабы спорт мәйданчыгы булды.

Нәтиҗәдә бу көнне җиңелүчеләр булмады, квестта катнашучылар хезмәткә яхшы кәеф, шулай ук тәмле корпоратив шоколадлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев