Эшче һөнәрләре әзерләү – көн үзәгендә
Бүген Зәйгә визиты барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков шәһәрнең политехник көллиятендә булып студентлар һәм педагоглар белән дә аралашты.
Аерым алганда ул район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп эретеп ябыштыручылар белгечлеге төркеме һәм пешекчеләр белән аралашты. Көллиятнең эретеп ябыштыручылары белем алу белән беррәттән махсус хәрби операция зонасына тимер мичләр әзерләү эшен дә алып бара. Үзе дә аяусыз яу кырын үткән Россия Герое студентларның мондый эшкә алынуларына аерым рәхмәт белдерде, хәрбиләргә салкын кышларда ул мичләрнең бик мөһим булуын ассызыклады. Шулай ук эшче һөнәрләрен тирәнтен үзләштерергә чакырды.
- Эшче һөнәренә предприятиеләрдә хәзер сорау зур, аларга хезмәт хакы да яхшы. Аннан соң хуҗалыкта, көндәлек тормышта да эретеп ябыштыру булсынмы, башка һөнәрне беләсеңме бик кирәк. Мәсәлән, без хәрбиләр буларак кыр шартларында яшәгәндә төрле һөнәрләрнең кирәклеген үз җилкәбездә татыдык, - диде Рәсим Рәшит улы.
Шулай ук ул пешекче һөнәренә Зәйдә күп егетләр өйрәнүенә дә соклануын белдерде.
Район башлыгы Разиф Кәримов исә политехник көллиятне тәмамлаучыларга район предприятиеләрендә үк сорау булуын, аларның күпчелеге көллиятне тәмамлауга туган җирләрендә төпләнеп калып, үзебезнең предприятиеләрдә эшләүләрен әйтте.
- Бездә студентлар уку чорында ук авыл хуҗалыгы тармагында, сәнәгать предприятиеләрендә түләүле практика үтәләр һәм аларның сәләтен күреп алган җитәкчеләр яшь белгечләрне укуларын тәмамлагач көтееп алалар. Алдан ук өч яклы килешү төзеп укучылар да күп, - диде.
Көллият директоры Вәсилә Исрафилова кунакларга нинди белгечлекләр әзерләнүе, укыту, гамәли дәресләр алып бару процессын бәян итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев