Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Энергосыйныфларда укучылар өчен практик дәресләр башланды

Дәресләр Зәй политехник колледжында уза.

Зәйнең 4нче  мәктәбендә уку елы башыннан яңа профильле класс –  энергосыйныф ачылды. Анда  киләчәк һөнәрен энергетика белән бәйләргә теләгән укучылар белем ала. Әлеге проектны тормышка ашыру Зәй политехник колледжы, Казан дәүләт энергия университеты, районның мәшгульлек үзәге белән берлектә башкару каралган.

16нчы апрельдә исә Зәй политехник колледжында аларның практик дәресләре башланды. Мөһим чарада Зәй ГРЭСының баш инженеры Андрей Юдин укучыларга уңышлар теләде.

Энергетика тармагының нечкәлекләрен үзләштерүдә станция хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, профильле сыйныфның максаты – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук укучыларны мотивацияләү һәм яшьләрне энергетика тармагы белән кызыксындыру.

Энергосыйныф  8 класс базасында формалаштырыла һәм «мәктәп – колледж– югары уку йорты – предприятие» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев