Дәрес саен – яңа ачыш
Фәнисә Сабирова - Алабуга районының Морт авыл кызы. Кечкенәдән ук укытучы булырга хыяллана һәм бу теләге тормышка аша.
1981 елда Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетының немец-инглиз бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алган кыз туып үскән авылына кайта, укытучы булып эшли башлый.
Укытучы хезмәте авыр да, жаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, күпкырлы белем, балаларга мәхәббәт һәм сайлаган һөнәреңә бирелгәнлек таләп итә. Фәнисә Мохтәровна — нәкъ менә шул сыйфатларга ия укытучы.
1990 елда аны язмыш Югары Шепкә авылына алып килә — мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшли башлый. 2019 елга кадәр — лаеклы ялга киткәнче укучыларга инглиз телен укыта.
«Фәнисә Мохтәровна — гадел, игътибарлы, ягымлы һәм түземле укытучы. Инглиз теле дәресләрен укучылар кызыксынырлык итеп үткәрә, дәрес саен яңа ачышлар ясыйлар иде. Ә укучылар аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга вакытын кызганмады ул», — диләр аның турыда хезмәттәшләре.
Аның хезмәт юлын дәвам итүче укучылары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев