Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Беренче укытучым

Зәй районы Әхмәт авылыннан XI сыйныф укучысы Азилә Закированың беренче укытучысы турындагы язмасын тәкъдим итәбез

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.

Минем беренче укытучым, Сөләйманова Гөлфия Хәсән кызы турында сөйләп китәсем килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе... Нечкә тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул — бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.

Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын онытмыйк. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Мин укытучымны яратам һәм хөрмәт итәм.

Закирова Азиля.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев