Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

БДИның яңа формасы

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2024 елга Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесен раслый торган боерык әзерләгән.

Яңа расписание кабул итү кампаниясенә хәтле фәннәрнең берсен кире тапшыру ихтималын исәпкә алып төзелгән. Документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Боерык проекты буенча, 4 июльдә укучылар чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз), информатика, җәмгыять белеме, рус теле, физика һәм химия буенча БДИның язмача өлешен киредән тапшыра ала.

5 июльдә исә, биология, география, база һәм профиль юнәлешендә математика, чит телләр, тарих һәм әдәбият буенча телдән имтиханны киредән тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев