Баланы ил патриоты итеп тәрбияләү - һәр педагогның мөһим бурычы
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә йөз тоту бүгенге көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әлеге тема Зәйнең 6нчы мәктәбендә, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре семинарында да “кызыл җеп” булып барды. Семинар темасы да “Район мәгариф оешмаларында тәрбия эшләре системасы” иде.
“Бүгенге Ватан иминлеге көн үзәгендә булган чорда, балаларыбызның әтиләре, абыйлары үрнәгендә ватанпәрвәрләр булып тәрбияләнүе бик кирәк. Зәебездә хәрбиләр өчен оештырыла торган ярдәм чараларында яшь буынның катнашуын сөенеп кабул итәбез. Алар окоп шәмнәре ясауда, өлкәннәргә маскировка челтәрләре үрүдә булышалар, күңел хисләрен белдереп хатлар язалар. Окоп шәмнәренең мөһимлеген үзем гуманитар йөкне озата баргач та күреп, тоеп кайттым. Алар салкын төннәрдә хәрбиләргә аз булса да җылылык бирүче, ризыкны җылытып ашау өчен кулланылучы кирәкле әйберләр”, - диде Разиф Кәримов.
Семинар алдыннан 6нчы мәктәп холлында нәкъ менә окоп шәмнәре, коры ашлар, киптерелгән үлән чәйләре, тегелгән эчке киемнәр һәм башка фронт өчен кирәк-ярак әзерләнүе чагылдырылган күргәзмәләр эшләде. Укучылар патриотик җырлар башкардылар, җиңүгә багышланган флешмоблар күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфларның “Россия бөркетләре” (“Орлята России”) хәрәкәтендә, уртанчы сыйныфларның табигатьне саклау, милли мәдәният юнәлешләре буенча, ә өлкән сыйныфларның патриотизм, тарихи хәтер, волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашулары чагылдырылды. Әлеге мәктәпнең тормыш иминлеге дәресләре укытучысы, район “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Александр Ширяев җитәкчелегендә мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен хәрби әзерлек курслары да үтә. Алар корал белән эш итү, кул сугышы алымнарын гына өйрәнеп калмыйча, сугышчан хәрәкәтләр вакытында яралы иптәшләрен коткару, аларны ут эченнән алып чыгу күнекмәләрен дә өйрәнәләр. Күрсәтмә чыгышларда егетләр үзләрен чын солдатлар буларак тәкъдим иттеләр.
Мондый педагоглар булганда, алардан мөмкин кадәр барысын да өйрәнеп калырга кирәк, дип ассызыклады район башлыгы.
Семинарда мәгариф оешмаларында алып барылучы тәрбия эшләре турында район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова сөйләде. Ул бу эшнең балалар бакчаларыннан алып, мәктәпләрдә югары сыйныфларга кадәр һәм өстәмә белем бирү учакларында бер системаны алып барылуын әйтте.
“Мәктәпләрдә тәрбияви нигезне сыйныф җитәкчеләре тәшкил итә. Чөнки укучылар күпчелек алар белән. Шулай ук педагог-психолог, социаль педагогның да баланың шәхес булып формалашуында роле зур. Мәктәпләрдә 22 профилактика советлары эшли. Яшүсмерләргә даими төстә хокукый культура дәресләре бирелә. Балаларның үзләренә иҗтимагый оешмаларга берләшеп эшләү мөмкинлеге бирү дә бик мөһим. Мәсәлән, кече яшьтәгеләр хәзер “Россия бөркетләре” хәрәкәтенә берләшсә, олыраклар “Беренчеләр хәрәкәте”нә бик теләп кушыла. Хәтта “Беренчеләр хәрәкәте”нең башлангыч оешмалары инде “Теремкәй”, “Күкчәчәк” балалар бакчаларында да барлыкка килде. Балалар аларда үзләренең лидерлык сәләтен чарлый, төрле күмәк мөһим эшләргә тартыла”, - диде Татьяна Валентиновна үз чыгышында.
Ә патриотик юнәлештәге эшчәнлек буенча районда аеруча билгеле булган 6нчы мәктәптә алып барылучы чараларга, мәктәп директоры Ләйсән Камалиева тукталды. Ул, мәктәп – патриотик тәрбияне тормышка ашыру территориясе, дип атый.
“Без укучыларда кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне эшебездә төп максатларның берсе итеп куйдык. Ана теле, милли мәдәният сыйныфтан тыш чараларда да еш чагылыш таба, чөнки бездә күп милләт балалары белем ала, аларның мәдәниятын күрсәтү бердәмлекне ныгыта. Моннан тыш безнең мәктәптә “Беркут” хәрби-патриотик клубы егерме ел дәвамында эшли. Бүген клубта 40 яшүсмер исәпләнә. 2016 елдан алып безнең “Яшь армиячеләр” отряды төрле хәрби уеннар бәйгеләрендә район данын яклый. “Яшь армиячеләр” отрядының беренче командиры, безнең элекке укучыбыз Илдар Маркелов бүген инде Россия Хәрби Диңгез Флоты өлкән лейтетанты. Тагын 7 укучыбыз Россиянең Кораллы Көчләренең төрле гаскәрләрендә офицерлар. Шуларның берсе Дмитрий Киселев махсус хәрби операциядә дошманга каршы көрәшә, инде II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медале иясе”, - дип зур горурлык белән сөйләде ул.
Балалар бакчасыннан ук алып барылучы тәрбия чаралары турында исә “Якты коңгыз” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Елена Галактионова чыгыш ясады.
“Безнең бакчада сабыйларны патриотик юнәлештә тәрбияләү буенча “Мин - үз илемнең гражданины” дип исемләнгән программа гамәлгә ашырыла. Без балалар белән ил тарихындагы һәр мөһим көнне билгеле чаралар белән үткәрәбез, шул рәвешле Ватан тарихын бала күңеленә сеңдереп баруны максат итеп куябыз. Бу бер яктан тарихка игътибар булса, икенче яктан милли мәдәниятка мөрәҗәгать итеп иҗатны үстерү, билгеле әдипләрнең шигырьләрен белү, өйрәнү, төрле әсәрләрне сәхнәләштереп бала күңеленә кертү дә булып тора. Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештыруда да актив катнашабыз. Балалар солдат абыйларына үз хисләрен белдереп рәсемнәр ясыйлар”, - дип ассызыклады Елена Петровна.
Аның чыгышыннан соң әлеге бакчада тәрбияләнүче, әтисе фронтта булган Аким Минаев әтисе кебек батыр ир булырга омтылуы турында, бакча педагоглары иҗат иткән шигырьне дә сөйләде.
Разиф Кәримов семинар азагында яшь буын өчен тарихи-истәлекле урыннарга сәяхәт оештыру мөмкинлеген дә карарга кушты. Политехник колледж, мәктәп укучыларыннан аерым төркемнәр булдырып Бөек Ватан сугышы чорында каты көрәш барган урыннардагы истәлекле мемориалларга экскурсияләр үткәрү планы төзү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев