Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф һәм тәрбия

Балаларны гадәти куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү ул — зурлар бурычы

«Алтынчәч» балалар бакчасында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес үткәрелде.

«Куркынычсызлык безнең балалар бакчасының тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора, янгын куркынычсызлыгы һәм юл хәрәкәте, таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәрвакыт балалар белән кабатлап, ныгытылып торыла», — ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина.

26 апрельдә тормыш иминлеге культурасын формалаштыру, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләре белән таныштыру максатында район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева «Алтынчәч» балалары белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрде.

Лилия Анатольевна уен формасында балаларга янгын чыгуга юл куймас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлатты. Балалар белән бергә янгын күзәтчелеген чакыру өчен телефон номерларын, шулай ук телефон аша нәрсә хәбәр итәргә кирәклеген, шулай ук беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга икәнен искә төшерделәр.

Өлкән һәм урта төркемдә тәрбияләнүчеләр «Космос» кинотеатры оештырган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик чарада катнашты. Балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. «Юл куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде һәм барлык балаларга яктылыкны чагылдыручы «смайликлар» бүләк итте.


Әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча «Яшь янгын сүндерүчеләр» квест уены оештырылды. Балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы җитәкчелегендәге командалар барлык станцияләрне узды, һәр катнашучы төрле биремнәрне үтәде.


Балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә бакчада «Ут белән шаярма!» дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы оештырылды.

Шулай ук тәрбиячеләр балалар белән бергә «әгәр өйдә янгын булса», «шырпы уенчыклар түгел», «әгәр син өйдә ялгыз булсаң» темаларына әңгәмәләр алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев