Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Ата-аналар һәм сабыйлар “Аҗаган” уйнады

Зәебездә һәр балалар бакчасы нинди дә булса шөгыльгә аерым игътибар биреп, аңа башкаларны да тартуга йөз тота. Узган ялларда “Энҗе” балалар бакчасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Аҗаган” уенын оештырды. Анда шәһәр балалар бакчаларыннан 20 команда катнашты.

Уеннар Россиядә Гаилә елы һәм күптән түгел билгеләп үтелгән Халыкара гаилә көне кысаларында оештырылды һәм һәр командада әти-әни яки гаиләнең ике өлкән кешесе һәм бакчада тәрбияләнүче бала катнашты. 
- Без “Аҗаган” уенын инде 2015елдан бирле оештырып киләбез. Баштагы елларда ул үзебезнең бакча кысаларында үткәрелсә, хәзер инде ун елдан артык ул шәһәр күләмендәге чара булып, аны сабыйлар да, өлкәннәр дә көтеп ала. Менә бүген дә иртән яңгырлы көн торуга карамастан әти-әниләр, сабыйлар белән парк шау-гөр килеп тора. Бу юлы без аны “Әти, әни һәм мин” форматындагы эстафета ярышлары рәвешендә оештырырга булдык. Һәр команда 6 төрле биремне төгәл һәм җитез үтәп чыгарга тиеш, - диде “Энҗе” балалар бакчасы мөдире Венера Мурзагова. 
“Аҗаган”  уены элек – электән яшь   буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында, хәрби күнекмәләргә өстенлек биреп үткәрелгән. 
“Без сәламәт яшәү рәвешен гаиләләр белән актив алып баруны күздә тотып, баланың һәм ата-ананың күмәк чараларда катнашуын, бердәм рух булдыруны игътибарга алып оештырабыз мондый чараларны. Һәр бакчаның үзенә генә хас чаралар үткәрү планы бар, алар бәйрәм төсен алып оештырылу белән үзенчәлекле”, - ди мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын үтәүче Рәзинә Борһанова.
Уеннарда командалар элемтәчеләр дә, саперлар да, елга аша оста чыгучылар да, каршылыклы полосаны үтүчеләр дә, снарядларны җитез йөртүчеләр дә, серне саклый белүчеләр дә булдылар. 
Мәсәлән, “Бөртеккәй” балалар бакчасыннан Ирина һәм Михаил Тычковлар уллары Василий белән бергәләп катнаштылар.
“”Аҗаган” уенына видео язмалар карап әзерләндек. Мондый ярышлар баланы  командада эшләргә өйрәтә, үзара аралашу барлыкка килә. Баланың киңкырлы булып үсүе өчен бик мөһим”, - ди әни кеше. 
Ә менә “Уймак кыз”дан Ләйсән һәм Рушат Бәхтивәлиевлар кызлары Зиләне яклау өчен килгән. 
“Кызыбыз спортка хирыс. Гимнастика белән шөгыльләнә, шуңа да аның белән бергәләр төрле спорт уеннарында актив катнашабыз. Бүгенге шартларда һәрберебезнең экстремаль хәлләргә әзер булуы да бик кирәк. “Аҗаган” уены бу күнекмәләрне шомартырга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде Рушат. 
“Энҗе” балалар бакчасыннан бәләкәй кыз Эмилиянең аеруча җитез булуына күз төшерми калу мөмкин түгел иде. Баксаң ул бию түгәрәкләренә йөри икән.
“Кызыбызның актив булуы безгә күчте, Аның белән бергәләшеп бакча тарафыннан оештырылучы чараларда бик теләп катнашабыз”, – дип елмаялар Эльвира белән Валерий Уразайкиннар. 
Гомумән, һәр команда теге яки бу этап эстафетаны отышлы үтүе белән аерылып торды. Соңыннан һәр командага нәтиҗәле чыгыш ясавына карап дипломнар тапшырылды. 
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев