Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Алар милләт баласын тәрбияләүчеләр

Бүгенге сәхифәбез район-шәһәребезнең татар теле укытучыларына багышлана.

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан газетабыз битләрендә укытучылар, мәктәпләр эшчәнлеген яктырту аеруча мөһим булып тора. Бу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Бүгенге сәхифәбездә без районыбызның ана теле педагогларына киң урын бирергә булдык.

Алар татар телен укыту белән генә чикләнмиләр, алар — милләт баласын үстерүчеләр. Яңалыкка әзер булган, үзен камилләштерергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын «Зәй офыклары» редакциясе белән хезмәттәшлеккә чакырабыз. Сезнең укучыларыгыз белән бергә алып барган эшчәнлегегез турында, иҗат җимешләрегезне газетабыз битләрендә бик теләп бастырырбыз.

Иҗади эзләнүче укытучы

Рушания Ягафарова — Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

1997 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган кыз педагогик эшчәнлеген Югары Пәнәче мәктәбендә башлый. Рушания Хәмәтзакировна — тәҗрибәле укытучы, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын бик яхшы белә. Ул даими иҗади эзләнүдә, педагогика фәненең яңа казанышлары белән системалы рәвештә таныша һәм аларны үз эшчәнлегендә уңышлы куллана. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-классы Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы призеры. Рушания Ягафарова һәрвакыт һөнәри осталыгын арттыру юлларын эзли, системалы рәвештә квалификацияне күтәрү курслары үтә. Аның укучылары конференцияләрдә актив катнашалар һәм муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә олимпиадаларда призерлар һәм җиңүчеләр булалар. Гомуми педагогик стажы — 27 ел. Югары категорияле укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев