Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Активлар, талантлылар, һәр эштә беренчеләр

Зәй мәктәпләрендә «Беренчеләр хәрәкәте«нә кушылучылар саны көннән-көн арта бара.

Зәй мәктәпләрендә "Беренчеләр хәрәкәте" нә кушылучылар саны көннән-көн арта бара. Аеруча әлеге иҗтимагый эшчәнлектә иң-иңнәр булган шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары хакында сөйлисе килә.

Биредә яшүсмерләр үзләре төрле чараларда актив катнашу өстенә, кече сыйныф укучылары белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Патриотик тәрбия, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү дә монда иң актив төстә алып барыла, дисәк ялгыш булмас. Хәер әлеге мәктәп инде дистә еллар дәвамында төрле балалар хәрәкәтләре эшчәнлеген районда гына түгел, республика күләмендә иң актив алып бара. Күптән түгел Зәйдә 1нче мәктәп укучылары белән очрашкан ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков алар эшенә соклануын белдерде. Чөнки районда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр оешмасының беренчел бүлеге дә иң алдынгылардан булып 1 нче мәктәптә ачылды. Моннан тыш, сентябрьдән башлап белем йортында балалар инициативалар үзәге дә эшли башлады.

Әлеге мәгариф учреждениесендә 385 укучы белем ала, шуларның 62се «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасында тора. Активистлар белән тәрбия буенча директор киңәшчесе Әлфия Кондрабаева җитәкчелек итә. Балалар барлык мәктәп чараларында катнашалар һәм республика, Россия масштабындагы конкурсларда сыналалар.


— Балаларның идеяләре күп, һәм без аларның иң яхшыларын тормышка ашырырга тырышабыз, — дип сөйли Әлфия Кондрабаева. — Үзәккә җыелып без иҗат итәбез, кыю гамәлләргә стимул алабыз һәм чын күңелдән аралашабыз. Монда килгәч, укучылар балалар хәрәкәтләре, актуаль проектлар, кызыклы акцияләр, сыйныф очрашулары турында белә алалар, монда ук безнең мәктәптә эшләүче төрле юнәлештәге балалар оешмаларына язылырга мөмкин. Биредә яшь кеше үз потенциалын тулысынча ача ала.


Активистлар исә иҗади, талантлы, инициативалы, күзләре янып торган һәм игелекле йөрәкле егет-кызлар. Без алар белән күзгә-күз карап очрашудан аларның нәкъ менә шушы сыйфатларын ачыкладык. Мәсәлән, тугызынчы сыйныф укучысы Максим Шишмагаевны мәктәп президенты һәм "Беренчеләр хәрәкәте«нең беренчел бүлеге рәисе итеп сайлаганнар. Укуда уңышлардан тыш, активист спорт белән шөгыльләнә һәм үзен журналистикада сынап карый. Үзе белдерүенчә, ул һәрнәрсәдә үрнәк булырга тырыша.


— «Беренчеләр хәрәкәте» безнең алда күп кенә яңа мөмкинлекләр ача, күзаллавыбызны киңәйтә. Шәхсән минем хәзер ниндидер хилафлыклар кылырга хакым юк, минем артта үрнәк алырга омтылучы кече сыйныфлар сафы тора. Ә җаваплылык кешене киң масштабта фикерли белергә өйрәтә. Без яшьтәшләребез, кече сыйныфтагылар белән бергәләп барлык инициативаларда катнашабыз, төрле чараларда чыгыш ясыйбыз. Максатыбыз хәрәкәтебез әгъзалары сафын арттыра бару, бергәләп зур эшләр башкару, — дип сөйли Максим.

 


«Беренчеләр хәрәкәте» 12 юнәлешне колачлый, алар спорт, туризм, патриотизм һәм тарихи хәтер, экология һәм табигатьне саклау, медиакоммуникация һәм башкалар. Ә Татарстанда аңа унөченче юнәлеш булып милли юнәлеш тә өстәлә.

Шәһәрнең 1нче мәктәбендә исә медиакоммуникация юнәлеше аеруча махсуслашкан, дисәк тә ялгыш булмас. 2016 елдан мәктәпнең үз телевидениесе эшли. Медиа түгәрәккә 30 бала йөри. Ике атнага бер тапкыр балалар мәктәп тормышы, укучыларның казанышлары турында яңалыклар чыгарылышы әзерлиләр. Яшь корреспондентлар үзләренең әзер видео сюжетларын гомуми мәктәп линейкасында күрсәтәләр. Моңа өстәп видеофильмнар әзерләү дә активлаша бара. Мәсәлән, «Мәктәптә төн» фильмы кызыклы килеп чыккан, аны инде күп кенә аудиториягә күрсәтергә өлгергәннәр. Хәзер балалар «Безнең мәктәп» фильмы өчен материал җыялар, анда һәр укытучы, алдынгы укучылар, мәктәп проектлары турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, кече сыйныф мәктәп укучылары «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә актив керә, «Бәхетле балачак» театры һәм мәктәп музее үз эшләрен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев