Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Аделия татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры

Казанда мәктәп укучыларының республика фән олимпиадалары йомгаклау турлары дәвам итә. 14 мартта рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан фән бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Зәйдән анда шәһәрнең 6нчы мәктәбе VIII сыйныф укучысы Аделия Идиятова катнашып призер исемен алды. 
Аделиянең бу инде быелгы фән бәйгеләрендә өченче тапкыр җиңүе. Тырыш укучы химия-биология фәннәрен үзләштерүдә дә алдынгы. Ул мәктәпнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 
Аделиянең татар әдәбиятыннан укытучысы Галина Романова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев