Абруйлы остаз, киңәшче ул
Люция Гыйниятуллина – Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
35 ел дәвамында яратып сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып, һәр баланы шәхес итеп күрергә сәләтле, аларның киләчәге турында кайгыртучы, күңел җылысын укучыларына бүләк итүче укытучыларның берсе ул Люция Сөнгатовна.
Ул туган авылы Сармашбаш урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә. 1988 елда диплом алган кыз юллама буенча районыбызның Югары Мәлем урта мәктәбенә эшкә килә. 35 еллык хезмәт стажының 8 елы — шушы мәктәп, 27 елы Зәйнең 8нче һәм 7нче мәктәпләре белән бәйле, коллегалары алдында абруй казана, укучылары да, әти-әниләр дә аны хөрмәт итәләр.
Люция Сөнгатовна милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау, аларны укучылар белән өйрәнү өстендә зур эш алып бара. Аның гомере гадел, намуслы, тырыш хезмәттә үтә. Татарстан Республикасының «Безнең иң яхшы укытучы» грантына лаек була. «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» системасында актив эшчәнлеге өчен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, район башлыгы, мәгариф идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Төрле бәйгеләрдә катнашып алган бүләкләре санап бетергесез.
Эзләнүчән, һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшләүче укытучының укучылары да төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар.
Мәгариф тармагында зур тәҗрибә туплаган Люция Сөнгат кызы — бүгенге көндә коллегалары өчен абруйлы остаз да, киңәшче дә, ярдәмче дә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев