Бу көннәрдә Зәйнең “Заинск с вами” волонтерлар хәрәкәте активистлары янында, якташыбыз, Югары Пәнәче авылы кызы, бүгенге көндә Казанда яшәүче журналист Рузилә Гатина булып китте.
Ул изге гамәлләр кылучы мөхтәрәм хатын-кызларның хәлләрен белеште һәм мөһим зур бүләк тә ясады. Махсус хәрби операциядәгеләргә киемнәр, костюмнар, кирәк-яраклар тегүчеләргә өч яңа, заманча тегү машинасы алып килде. Волонтерлар аңа сөенеп чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
“Үзебезнең Пәнәче авыл җирлеге аралашу төркемендә волонтер хатын-кызларга тегү машинасы кирәк булу турындагы хәбәрне укыгач, аларга ярдәм итү теләге туды. Бу эшне оештыру өчен үзебезнең Югары, Урта, Түбән Пәнәче авылы халкына мөрәҗәгать белән чыктым. Һәм без тиз вакыт эчендә шактый сумма җыйдык. Мин җитештерүдә кулланылучы тегү машиналарының бәясе белән кызыксындым һәм өч машинага заказ бирдем, нәтиҗәдә ил төкерсә күл була дигән халык мәкалендәгечә, без бергәләшеп өч тегү машинасы ала алдык. Шул рәвешле җиңүне якынайту өчен хәрбиләребезгә үз өлешебезне керттек. Бу эшкә кушылган, хәйриячелек ярдәме ясаган һәркемгә зур рәхмәт”, - ди Рузилә Гатина.
Хәзер “Заинск с вами” волонтерлары яңа тегү машиналарында хәрбиләргә кирәкле әйберләрне тоткарлыксыз тегә ала.
Нет комментариев