Бүген Зәйдә юлларда балалар травматизмын булдырмауга юнәлтелгән республика бәйгесенең муниципаль этабы узды
Ул “Буыннар старты” дип аталды, бәйгедә бер гаиләдән өлкән буын, әти-әни һәм баланың катнашуы күздә тотылды. Муниципаль этап Зәй политехника көллияте базасында башланып, 7нче мәктәпнең махсус мәйданчыгында дәвам итте. Бәйгенең тантаналы төстә ачуда район мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова, “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, автоинспекциянең район бүлеге башлыгы вазифасын үтәүче Вадим Белышев, ДОСААФ оешмасы район бүлеге җитәкчесе Иван Глухов катнаштылар.
“Бу бәйге районыбызда икенче ел рәттән оештырыла. Ул өч бәйгене – “Автоледи”, “Автобабай”, “Яш юл инспекторлары” конкурсларын берләштерә һәм юлларда балалар иминлеген саклауга йөз тотып үткәрелә. Анда гаиләләр катнаша, өлкән буын вәкиле, әти-әни һәм бала юл йөрү кагыйдәләрен белүне, медицина ярдәме күрсәтүне, автомобиль һәм велосипедларда йөрү осталыгын күрсәтә”, - ди Вадим Иванов.
Һәр буын вәкиле юлларда имин йөрсен өчен
Бәйгедә районыбыздан 4 гаилә катнашты. Алар Савгильдиннар, Ермолаевлар, Нечаевлар һәм Фәрхетдиновлар. Әти-әниләр иң башта көллиятнең махсус сыйныф бүлмәсендә компьютерларда юл кагыйдәсен белүләре буенча имтихан тотты. Аннан соң полигонда автомобильне йөртү осталыгы буенча сыналдылар. 7нче мәктәптә исә гаиләләрдән катнашкан әбиләр медицина ярдәме күрсәтү буенча ярышты, ә балалар велосипедларда кагыйдәләрне дөрес үтәп йөрүне күрсәттеләр.
“Мондый гаиләләр белән оештырылучы юл иминлеге буенча чаралар бик кирәк. Биредә юл хәрәкәтендә катнашучы һәр буын вәкиле сынала. Димәк, бердәм төстә юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү алга таба имин яшәү рәвешен тәэмин итә дигән сүз”,- дип ассызыклады чараның әһәмиятен күрсәтеп Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Һәр гаилә әгъзасы үз ярыш этабын тиешле югарылыкта башкарырга тырышты
“Без бүген юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тотабыз. Бу ярыш өчен генә түгел, үзебез өчен дә тагын бер кат кагыйдәләрне искә төшерергә зур ярдәм булып тора. Имин юллар барыбыз өчен дә мөһим”, - ди Мария Ермолаева.
“Минем машина йөртү стажым унбиш елдан артык, шуңа да машина йөртү буенча гамәли сынауны яхшы үтәргә ышандырам. Һәркемнән юлларда игътибарлы булуларын сорыйм”, - дип уртаклашты Максим.
“Мин Александра Павловна, Нечаевлар гаиләсе составында бүгенге бәйгедә катнашам. Минем өлешкә юл һәлакәте вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтә белү йөкләнде. Мондый хәлләр әлбәттә булмасын, ә инде ярдәм кирәк булганда беренчел медицина ярдәме күрсәтә алам”, - диде өлкән буын вәкиле.
“Безнең 6нчы мәктәптә яшь юл инспекторлары отряды актив эшли. Шәхсән үзем әлеге отряд активисты, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләм”, - дип өстәде Арина Ермолаева да.
Барлык ярышлар да оешкан төстә үтте. Нәтиҗәдә беренче урынны Ермолаевлар гаиләсе яулады.
Икенчедә – Савгильдиннар, өченчедә – Нечаевлар белән Фәрхетдиновлар гаиләләре.
Тиздән бәйгенең төбәк этабы узачак, ә 23 сентябрьдә Казанда финал ярышлары үтә. Аларда районыбыз данын Ермолаевлар яклаячак.
Нет комментариев