Район аграрийлары җирлектә игелә торган төп техник культура – шикәр чөгендере мәйданнарының 1800 гектарында татлы тамырны казыдылар
Районда шикәр чөгендере мәйданы барлыгы 9600 гектарны биләгән иде. Инде шуның 1800 гектарында эш тәмамланды. Барлыгы 40 мең тонна чөгендер шикәр җитештерү өчен шикәр заводының кагат кырларына китерелде. Уртача уңыш бер гектардан 500 центнерга якын чыга, шикәрлелеге дә яхшы.
Нет комментариев